Бишенче кунагыбыз – Селена (Алмаз), Татарстанда туып үскән татар дрәг патшабикә, сәнгатьче һәм активст. Без Селена белән аның дрәг эшләре, татар үзбилгеләнүе һәм татар теле белән мөнәсәбәтләре турында сөйләштек. Татар теле – ул квир-френдлимы яки юкмы? Татар, мөселман һәм квир булуы ничек? Татарча сөйләшүче ЛГБТК+ җәмгыять бармы?
Шулай ук бәлки әйтеп китәргә кирәктер, Дрәг-патшабикә - ул хатын-кыз киемен киеп хатын-кыз персонажларын кулланган артистларга карата кулланыла торган термин. Рус кешеләре “травести дива” дип әйтәләр, һәм бу трансгендер кешеләр түгел. Әмма без бу турыда Селена белән күбрәк сөйләштек. Ләззәтләнеп тыңлагыз! Прайд ае котлы булсын!
Lien intelligenthttps://pc.st/e/1Q9udBb-wA3
Site officielhttps://taplink.cc/tatar.identity
Ouverture automatiquehttps://pc.st/e/1Q9udBb-wA3?a
Intégrer le podcast à votre siteIntégrer le podcast
